Благотворительный фонд «Память поколений» с 21 апреля по 22 июня 2022 года проводит ежегодную Всероссийскую акцию «Красная гвоздика». «Красная гвоздика» – всенародный символ памяти о павших героях и благодарности ныне живущим ветеранам, которые сражались за наше Отечество. В период акции каждый житель может внести свой вклад в дело помощи ветеранам. Значки «Красная гвоздика» будут распространяются с помощью волонтеров, через предприятия, торговые сети, в том числе на патриотических мероприятиях в памятные даты – 9 мая и 22 июня. Собранные в рамках мероприятия средства пойдут на оказание адресной помощи ветеранам.
«Буыннар хәтере» хәйрия фонды 2022 елның 21 апреленнән 22 июненә кадәр ел саен үткәрелә торган «Кызыл гвоздика»Бөтенроссия акциясен уздыра. "Кызыл гвоздика" - Ватан өчен көрәшкән һәлак булган геройларны искә алу һәм хәзерге вакытта исән булган ветераннарга рәхмәт белдерү символы. Акция вакытында һәр кеше ветераннарга ярдәм итү эшенә үз өлешен кертә ала. «Кызыл гвоздика» значоклары волонтерлар ярдәме белән, предприятиеләр, сәүдә челтәрләре аша, шул исәптән 9 май һәм 22 июнь көннәрендә узачак патриотик чараларда таратылачак. Чара кысаларында җыелган акчалар ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә тотылачак.